Социаль яклауга мохтаҗ райондашларыбыз кайсы төр хезмәтләрне электрон башкара ала?
2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы. Хәзерге заманда яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә санлы дөньяның серләрен ача- кулда смартфон-гаджетлар, компьютер-ноутбукларны көн саен кабызып дөнья яңалыклары белән танышу гадәткә керде.
Моннан тыш төрле түләүләрне башкару, дәүләт хезмәтләреннән файдалану онлайнга күчте. Пандемия шартларында онлайн хезмәтләндерү аеруча актуаль.
Социаль яклауга мохтаҗ райондашларыбыз кайсы төр хезмәтләрне электрон башкара ала? Әлеге сорауны (журналист запросын) язмача рәвештә районның социаль яклау бүлегенә юлладык.